2021 елның 16 сентябрендә «ГранаТ-Стан Инжиниринг» ҖЧҖ оешмасында вәкил белән берлектә трактор тагылмалары шассиендагы вагон-йортларга техник карау уздырылды. Тикшерүгә 12 берәмлек техника күрсәтелде, шуларның 10сы тикшерүне уңышлы узды. Тикшерү вакытында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы яктылык приборлары, саклау трослары, йөреп китмәсен өчен тәгәрмәчләрне терәтеп торучы терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары нигезендә, яктылык приборларының төзексезлеге буенча 22 п. буенча 1 акт төзелде, документларны тапшырмаган өчен 10 п. буенча 1 акт төзелде.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.