2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны теркәү, теркәү документларын торгызу, тракторчы-машинист таныклыкларын бирүгә бәйле мәсьәләләр каралды.
Шул ук көнне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров белән эшлекле очрашу да булды. Очрашуда яклар районда дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең эшчәнлеге һәм техник карауларны оештыру һәм уздыру өлешендә авыл җирлекләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.