Зеленодольск районында «Хосусый зат» операциясе

2021 елның 17 сентябре, җомга

2021 елның 16 сентябрендә «Хосусый зат» операциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 02.09.2021 ел, №01-05/222-пр боерыгын үтәү йөзеннән, Зеленодольск муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак рейд үткәрелде. Рейд барышында транспортны янгын сүндерү чаралары белән комплектлауга, медицина аптечкалары, теркәү документлары һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Эксплуатация чорында 12 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 6 карар чыгарылды.

«Хосусый зат» операциясе дәвам итә.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International