«Хосусый зат» операциясе буенча ЮХИДИ белән уртак рейд

2021 елның 17 сентябре, җомга

2021 елның 19 сентябрендә Питрәч муниципаль районы территориясендә ел саен уздырыла торган «Хосусый зат» профилактик операциясе уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе В.В.Максимов һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге инспекторлары – Р.И.Шәйхетдинов, Д.Н. Мостафин катнашты.

Рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре дә чакырылды.  Операция барышында 9 үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде. Җитешсезлекләргә юл куйган затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде. Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуына махсус игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International