Татарстан Республикасы Лаеш районында «Хосусый зат» операциясе

2021 елның 17 сентябре, җомга

Чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222пр номерлы боерыгы нигезендә 16 сентябрьдә Лаеш муниципаль районы территориясендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе бүлеге белән берлектә «Хосусый зат» операциясе уздырылды. Тикшерү барышында 12 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Техниканы тикшергәндә тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрүгә, машина йөртү таныклыгына һәм үзйөрешле машинаның техник торышына аерым игътибар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча өч карар төзелде. Тракторчы-машинистлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International