Чирмешән урман хуҗалыгында техника тикшерелде

2021 елның 17 сентябре, җомга

Чирмешән районында быелның 17 сентябрендә «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ оешмасында график нигезендә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерүгә 13 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностика приборлары – төтен үлчәгеч һәм люфтомер кулланып үткәрелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм барысы да тикшерүне уңышлы узды, аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International