Югары Ослан районында уртак рейд

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

2021 елның 20 сентябрендә «Хосусый зат» операциясен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 02.09.2021 ел, №01-05/222-пр боерыгын үтәү йөзеннән, Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Д.Р.Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе М.М.Мөхәммәтҗанов катнашында уртак рейд уздырылды. Рейд барышында үзйөрешле машиналарны янгын сүндерү чаралары белән комплектлауга, медицина аптечкалары, теркәү документлары һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Эшләп торган торышында 5 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 карар чыгарылды.

«Хосусый зат» операциясе дәвам итә.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International