Эксплуатация барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чаралары

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына, гомеренә һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында, «Хосусый зат» операциясе кысаларында  Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.

2021 елның 13 сентябрендә мондый чара Күгәрчен һәм Түбән Тегермәнлек авыл җирлекләре территориясендә үткәрелде. Рейд барышында 7 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International