2021 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ базасында 2022 елда булачак уңышны формалаштыру буенча чаралар комплексына багышланган региональ киңәшмә-семинар узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм үсемлекчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының районара һәм район бүлекләре белгечләре, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай,Чирмешән, Ютазы, Әлмәт, Баулы һәм Зәй районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы, авыл хуҗалыгы техникасы, запас частьлар, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү компанияләре вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашучыларны начар һава шартларында тотрыклы уңышка ирешүгә юнәлдерелгән чаралар турында таныштырды. Аннары 2022 елгы уңышны формалаштыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы белгечләре киңәшмәдә катнашучыларга уҗым культурасы орлыкларын инкрустацияләү вакытында үсемлекләрне биологик саклау чараларының нәтиҗәлелеген, бу үсемлекләр өчен туфрак әзерләгәндә кирәкле биопрепаратларны күрсәтте.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.