Чүпрәле муниципаль районының «Прогресс» МУП, узган сишәмбедә, 4 үзйөрешле машинага техник карау үткәрелде.
Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә.
Мамадыш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын кабул иттеләр. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Мамадыш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы һәм Мамадыш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде.
Питрәч муниципаль районында «Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрү»нең расланган графигы нигезендә, юридик һәм физик затларның ашлык җыю комбайннарына карата техник караулар үткәрү дәвам итә.
Җитештерү ихтыяҗы булуына бәйле рәвештә, 2023 елның 12 июленнән 2023 елның 06 августына кадәр, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегендә гражданнарны кабул итү Казан шәһәре, Спорт урамы, 33 йорт адресы буенча башкарылачак.
Кайбыч муниципаль районының «Август-Кайбицы» ҖЧҖ ашлык җыю техникасына техник карау уздырылды.
Техник тикшерүләр уздыруның еллык графигына ярашлы рәвештә, Теләче муниципаль районында ашлык җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар бара.
2023 елның 7 июлендә «Август-Мөслим» ҖЧҖдә техник карау узды. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде.
Расланган графикка ярашлы рәвештә, Зеленодольск муниципаль районы Нурлат авылында «Красный Восток Агро» АҖ өчен теркәлгән ашлык җыю комбайннары техник карау узды.
2023 елның 5-6 июлендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында коммерция төркемендә «B,C,D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү узды.