Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында имтиханнар узды

2023 елның 7 июле, җомга

2023 елның 5-6 июлендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында коммерция төркемендә «B,C,D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү узды. Исемлеккә кертелгән 21 кандидатның 3се имтиханга килмәде, 3се кертелмәде, 4 кеше төрле этапларда имтихан тапшыра алмады. Теоретик һәм практик өлешне уңышлы тапшырган 11 кеше тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтиханнар җиде көннән соң үткәреләчәк.

 

    Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International