2026 елның 4 маенда РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «Престиж» ҖЧҖ «AI,AII,B,C,D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан кабул ителде.
Имтиханга барлыгы 14 кеше гариза биргән иде, аларның икесе килмәде. Нәтиҗәдә 12 кеше имтиханны уңышлы тапшырды һәм якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук тракторчы-машина йөртүче таныклыгын бирү һәм алмаштыру буенча хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.
Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.