«Прогресс» МУП техник карау уздырылды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районының «Прогресс» МУП, узган сишәмбедә, 4 үзйөрешле машинага техник карау үткәрелде.  Тикшерү барышында яктырту приборларына, арткы хәрәкәт сигналларына, борылыш күрсәткечләренә, ялтыравыклы маякчыкларның, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде.

Механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категория рөхсәте һәм беркетелгән махсус техникада эшләү өчен квалификациясе бар. Техник тикшерүне 4 берәмлек техника узды.                

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International