Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә Зәй муниципаль районының «Зәй шикәре» ААҖдә тракторлар һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде.
Чүри-Бураш һәм Урта Балтай авыл җирлекләрендә техник тикшерүләр үткәрелде. 7 һәм 13 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Үзйөрешле тракторлар, юл төзелеше һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны техник карау уздыруның расланган графигы буенча Питрәч муниципаль районында юридик һәм физик затларга караган ашлык җыю комбайннарына карата техник тикшерүләр үткәрү төгәлләнде. 2023 елның 18 июлендә «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ әзерлек линиясенә 15 берәмлек үз техникасын тәкъдим итте.
«Август – Мөслим» ҖЧҖ хуҗалыгының тәҗрибә кырында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына семинар-киңәшмә узды.
Бүген Алабуга политехник көллияте базасында «В, С, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
2023 елның 12 июленнән 17 июленә кадәр Питрәч муниципаль районында үзйөрешле тракторларга, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерүләр үткәрүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, «Спецстрой» ҖЧҖ, «Карьер» ҖЧҖ, «Светлый» ИК ҖЧҖдә 15 берәмлек техникага карата тикшерүләр үткәрелде.
2023 елның 17 июлендә Азнакай муниципаль районындагы «Габдрахманов А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау уздырылды. Карауга 13 берәмлек техника күрсәтелде.
Актаныш муниципаль районының «Центррегионводхоз» ФДБУнең «Средволгаводхоз» филиалында техникага ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде, анда 15 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма тәкъдим ителде.
Апас муниципаль районының Чирмешән авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде, анда 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шуларның 13е – тракторлар һәм 4се – тагылмалар.
«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында, узган дүшәмбедә, «А1», «D», «E» «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан тапшырылды, аны тапшыру өчен 18 кеше заявка биргән иде.