2023 елның 12 июленнән 17 июленә кадәр Питрәч муниципаль районында үзйөрешле тракторларга, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерүләр үткәрүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, «Спецстрой» ҖЧҖ, «Карьер» ҖЧҖ, «Светлый» ИК ҖЧҖдә 15 берәмлек техникага карата тикшерүләр үткәрелде.
Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозуларны 20 көн эчендә бетерү срогы белән, техник тикшерү турында 1 акт төзелде.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.