Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә Зәй муниципаль районының «Зәй шикәре» ААҖдә тракторлар һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде.
Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.
В.Г.Гончаров – ТР Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.