«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында, узган дүшәмбедә, «А1», «D», «E» «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан тапшырылды, аны тапшыру өчен 18 кеше заявка биргән иде. Имтиханга 16 укучы килде, алар имтиханнарны уңышлы тапшырып, якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Радик Назыйров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлеге җитәкчесе