Азнакай муниципаль районындагы «Габдрахманов А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау узды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

2023 елның 17 июлендә Азнакай муниципаль районындагы «Габдрахманов А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау уздырылды. Карауга 13 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм тышкы яктылык приборлары булуына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.

 

Илназ Хәмитов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International