Апас муниципаль районының Чирмешән авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде, анда 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шуларның 13е – тракторлар һәм 4се – тагылмалар.
Бакырчы авыл җирлегендә 8 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.