Питрәч муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын техник карауны тәмамлау

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Үзйөрешле тракторлар, юл төзелеше һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны техник карау уздыруның расланган графигы буенча Питрәч муниципаль районында юридик һәм физик затларга караган ашлык җыю комбайннарына карата техник тикшерүләр үткәрү төгәлләнде. 2023 елның 18 июлендә «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ  әзерлек линиясенә 15 берәмлек үз техникасын тәкъдим итте.

Техник карау барышында ашлык җыю комбайннарының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе, тормозларның, руль идарәсенең,  ут приборларының, тавыш сигналының, күннәр һәм саклагыч щиткаларның төзеклеге, медицина аптечкасы, яктылык кайтаргыч жилетларның, янгын сүндергечләрнең һәм янгынның беренче чыганагын сүндерү чараларының, теркәү документларының, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булу-булмавы тикшерелде.                                                                                                            

Шулай ук ашлык җыю комбайннары хуҗаларына куркынычсыз хәрәкәт итү таләпләре, габаритсыз техникага (ашлык җыю комбайннары җирле, региональ һәм федераль әһәмияттәге юллар буенча шундый техника булып санала) карата билгеләнгән кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында җиткерелде.  Белдерелә торган таләпләр РФ Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы карары белән расланган Юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм Транспорт министрлыгының 2021 елның 6 сентябрендәге 298 номерлы боерыгы белән регламентлана. Законнар нигезендә төп таләпләр – махсус рөхсәт, техниканы алдан да, арттан да утлы маякчыклар белән махсус машиналар ярдәмендә озата бару, комбайннарның үзләрендә яна торган маякчыкларның эш халәтендә булуы, бары тик тәүлекнең якты вакытында гына хәрәкәт итү һ.б. Зур габаритлы техника хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 12.21.1 ст. нигезендә административ штрафлар каралган. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник тикшерү үткәрү таләпләренә туры килә иде.

Техник карауны уңышлы узган ашлык җыю комбайннарына тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

 В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.                    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International