Чүри-Бураш һәм Урта Балтай авыл җирлекләрендә техник тикшерүләр үткәрелде. 7 һәм 13 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Машина йөртүче-тракторчы таныклыгын алыштыруга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.