Питрәч муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Питрәч муниципаль районында «Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрү»нең расланган графигы нигезендә, юридик һәм физик затларның ашлык җыю комбайннарына карата техник караулар үткәрү дәвам итә. Ремонтланган комбайннарны техник тикшерүгә «Рацин-Шали» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ, Ибатуллин Х.Х. КФХ, Золина Е.Н. КФХ һәм 4 физик зат тәкъдим итте.

Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:         

ашлык җыю комбайннарының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе, тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының, күннәр һәм саклагыч щиткаларның төзеклеге, медицина аптечкасы, яктылык кайтаргыч жилетларның, теркәү документларының, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булу-булмавы. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә, моның өчен техниканың һәр берәмлеге 8 л ким булмаган сыйдырышлы 2 янгын сүндергеч, күн, сулы канистрлар, чиләкләр, көрәкләр белән комплектланырга тиеш. Янгын сүндерү машиналары яки башка янгын сүндерү чаралары урып-җыю мәйданнарында кизү торуны оештыру зарури.    Шулай ук ашлык җыю комбайннары хуҗаларына куркынычсыз хәрәкәт итү таләпләре, габаритсыз техникага карата билгеләнгән кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында җиткерелде. Белдерелә торган таләпләр РФ Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы карары һәм Транспорт министрлыгының 2021 елның 6 сентябрендәге 298 номерлы боерыгы белән расланган Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән регламентлана. Төп таләпләр, закон нигезендә, махсус рөхсәт, техниканы алда һәм артта маяклы махсус машиналар белән озата бару, комбайннарның үзләрендә ут чагылдыра торган маяклар булу, тәүлекнең якты вакытында гына хәрәкәт итү һ.б. Зур габаритлы техника хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 12.21.1 ст. нигезендә административ штрафлар каралган.

Техник карауны уңышлы узган ашлык җыю комбайннарына тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International