«Август-Кайбицы» ҖЧҖ ашлык җыю техникасына техник карау уздырылды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Кайбыч муниципаль районының «Август-Кайбицы» ҖЧҖ ашлык җыю техникасына техник карау уздырылды.              

Техник карау вакытында үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектлануына, медицина аптечкасы, яктылыкны кире кайтара торган жилетлар, теркәү документлары булуга, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгына аерым игътибар бирелде.

Әзерлек сызыгына барлыгы 27 берәмлек техника куелган иде. Барлык техника билгеләнгән таләпләргә туры килә иде. Нәтиҗәдә, барлык комбайннарга да техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

 

М.Н.Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International