Теләче муниципаль районында ашлык җыю техникасына техник карау уздырылды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Техник тикшерүләр уздыруның еллык графигына ярашлы рәвештә, Теләче муниципаль районында ашлык җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар бара.

2023 елның 10 июлендә чираттагы техник карау «Август-Теләче» ҖЧҖ узды, анда 8 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк, барлык комбайннар 5-8 литрлы янгын сүндергечләр белән җиһазландырылган, бу агымдагы җәйнең һава шартларында максатка ярашлы булып тора.    

Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International