Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау

2023 елның 7 июле, җомга

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Зеленодольск муниципаль районы Нурлат авылында «Красный Восток Агро» АҖ өчен теркәлгән ашлык җыю комбайннары техник карау узды. 18 теркәлгән техника арасыннан тикшерүгә 17 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. 16 комбайнга техник тикшерү узу турында таныклык бирелде. Ачыкланган бозулар буенча тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ягыннан бер техник тикшерү акты бирелде.  Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау Зеленодольск районының агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында дәвам итә.

     Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International