Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә.
12 июльдә техник тикшерү «Менделеевсказот» ҖЧҖдә уздырылды, милекче техниканы әзерләп, чыгарып куйган иде. Техник тикшерү барышында тракторларның техник торышы, теркәү документларының туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкалары, янгын сүндерүчеләр, авария тукталышы билгеләренең булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗага техник тикшерү талоннары биреләчәк.
Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.