2023 елның 7 июлендә «Август-Мөслим» ҖЧҖдә техник карау узды. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде.
Тәкъдим ителгән барлык техника кирәкле документлар, янгын куркынычсызлыгы чаралары, комбайннарны карау һәм ремонтлау буенча кораллар һәм кирәк-яраклар белән комплектлау мәсьәләләре буенча тикшерелде. Барлык комбайнчылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.