Сарман муниципаль районында тракторларга һәм тагылмаларга карата техник тикшерү башланды.
Расланган графикка туры китереп, 2020 елның 16 нчы мартында «КАМАЗ-АГРО» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 12 берәмлек техника тәкъдим ителде.
2020 елның 16 нчы мартында «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең «Кайбицкий» юл-төзелеш идарәсенең Апас филиалында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм ведомство белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, районның авыл хуҗалыгы оешмаларына гамәли ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә уздырды.
12 нче март көнне, Фәйзи Галиев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында техниканы техник карауга һәм язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, һәм Әтнә муниципаль районы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең инженер-техник персоналы катнашында күрсәтмә техник карау уздырылды.
2020 елның 12 нче мартында, техник караулар уздыруның расланган графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖдә техник карап чыгу үткәрелде.
Быелның 12 нче мартында Әлки муниципаль районында район администрациясе башлыгы А.Ф. Никошин, Россельхознадзор җитәкчесенең беренче урынбасары И.Н. Галиев, чик буе ветеринария контроле башлыгы М.Ф. Миндубаев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Р. Гадиев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Н. Петухов катнашында киңәшмә булып узды.
2020 елның 11 нче мартында, расланган график нигезендә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында Зеленодольск муниципаль районының «Красный Восток Агро» ААҖ базасында еллык техник карап чыгу уздырылды.
Традиция буенча, март башында районда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең берсе базасында күрсәтмә техник карау үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 23 декабрендәге 01-05/299-пр номерлы боерыгы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районында 2020 елның 13 гыйнварыннан 6 мартына кадәр «Кар чанасы» операциясе үткәрелде.