Әтнә муниципаль районында техниканы әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 13 марты, җомга

12 нче март көнне, Фәйзи Галиев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында техниканы техник карауга һәм язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, һәм Әтнә муниципаль районы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең инженер-техник персоналы катнашында күрсәтмә техник карау уздырылды. Районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.К. Сабиров тарафыннан уздырылган техник карап чыгу вакытында кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, машиналарны тикшерү тәртибе күрсәтелде. Юлларда һәм кыр шартларында техниканы эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тәэмин итү, машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен механизаторларның һәм вазыйфаи затларның җаваплылыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International