Зеленодольск муниципаль районының «Красный Восток Агро» җәмгыятендә техник карау уздырылды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 нче мартында, расланган график нигезендә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында Зеленодольск муниципаль районының «Красный Восток Агро» ААҖ базасында еллык техник карап чыгу уздырылды. Теркәлгән 71 берәмлек техника арасыннан техник карауга 64 берәмлек техника, шул исәптән 10 трактор тагылмасы тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностика приборын кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 59 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Тышкы яктылык приборларының төзек булмау өлешендә ачыкланган бозулар буенча 5 берәмлек техникага техник карау актлары бирелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән срокта бетерүне йөкләүче күрсәтмә бирелде. Хәзерге вакытта техник карау Зеленодольск муниципаль районы агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында дәвам итә.

Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International