Балык Бистәсе муниципаль районындагы «КАМАЗ-АГРО» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау уздырылды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Расланган графикка туры китереп, 2020 елның 16 нчы мартында «КАМАЗ-АГРО» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 12 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килүе һәм янгын сүндерү җайланмалары, аптечка белән тупланышы тикшерелде. Тикшерүгә тапшырылган үзйөрешле машиналардан 9 берәмлек кенә техник карау узды, 3 берәмлеккә техник тикшерү актлары бирелде, аларның төзексезлекләре күрсәтелде. Техник тикшерү узганнан соң, хуҗалык механизаторлары белән тракторларны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.

 

Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International