Традиция буенча, март башында районда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең берсе базасында күрсәтмә техник карау үткәрелә. Быел мондый семинар 11 нче март көнне «Наратлы» ҖЧҖ базасында узды, анда район хуҗалыкларының баш инженерлары, остаханәләрнең мөдирләре һәм механизаторлары техник карау уздыруның соңгы таләпләре белән танышты. Узган ел үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды һәм аларны булдырмау буенча бурычлар куелды. Семинарның практик өлешендә Беларус 82.1 тракторы үрнәгендә райондагы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.М. Хәкимов тарафыннан күпфункцияле портатив ОХТА 01Д үлчәү приборы күрсәтелде. Үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрүгә кагылышлы барлык таләпләр аңлатылды.
Габаритка керми торган техниканы, тагылмаларны (тормоз системасы, габарит утларын, билгеләрне, проблемалы маячкаларны) куркынычсыз эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәдә Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Н.А.Сәлимгәрәев, «Таттехконтроль» эксперты Хәбиров Р.Ф., ЮХИДИ идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Л.Ф.Җамалетдинов, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады.
И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.