Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасында күрсәтмә техник карау уздырылды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Сарман муниципаль районында тракторларга һәм тагылмаларга карата техник тикшерү башланды. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны беренче техник яктан карап чыгу 16 нчы март көнне «Сарман» агрофирмасында узды һәм ул, традиция буенча, күрсәтмә рәвештә иде. Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыкларының баш инженерлары һәм механикалары катнашты. Техника торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча, техник тикшерү үткәрүнең беренче көнендә, диагностика чаралар кулланып, техник тикшерүгә 66 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителде, шулардан 62 техника тикшерүне уңышлы узды, 1 тагылмага һәм 3 тракторга карата техник тикшерү актлары төзелде.  Алар 20 көннән соң өстәмә техник карау узарга тиеш. Бу агрофирмада техкарау 19 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк

Шул ук көнне «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторлары янына Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов килде. Алар механизаторларга һәм белгечләргә эшләрендә уңышлар теләде.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International