«Татавтодор» АҖнең Апас муниципаль районында техник карау уздырылды

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 12 нче мартында, техник караулар уздыруның расланган графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖдә техник карап чыгу үткәрелде. 40 берәмлек техникадан 38 берәмлек техника тикшерүгә тәкъдим ителде, аларның барысы да техник карап чыгуны уңышлы узды, ике берәмлек техниканы исәптән төшерүгә әзерлиләр. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International