2020 елның 16 нчы мартында «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең «Кайбицкий» юл-төзелеш идарәсенең Апас филиалында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килүе һәм янгын сүндерү җайланмалары, аптечка белән тупланышы тикшерелде. Барлык техника да төзек хәлдә, барлык кирәкле документлар һәм таныклыклар бар иде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
