Яңа Чишмә муниципаль районында «Кар чанасы» («Снегоход») операциясе йомгаклары

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 23 декабрендәге 01-05/299-пр номерлы боерыгы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районында 2020 елның 13 гыйнварыннан 6 мартына кадәр «Кар чанасы» операциясе үткәрелде. Операцияне үткәрү кысаларында кар чаналары һәм башка үзйөрешле машиналар хуҗаларының теркәү документлары, үзйөрешле машиналар белән идарә итү таныклыгы һәм техник карауны үз вакытында уздыру-уздырмауга карата тикшерү үткәрелде.

Операция барышында 40тан артык үзйөрешле техника тикшерелде, төрле хокук бозулар өчен 2 күрсәтмә бирелде һәм 10 административ беркетмә төзелде. Озак вакыт дәвамында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә исәптә тормаган 3 берәмлек техника теркәлде.

           

Рәис Хисмәтуллин – Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International