Әлки муниципаль районында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү

2020 елның 13 марты, җомга

Быелның 12 нче мартында Әлки муниципаль районында район администрациясе башлыгы А.Ф. Никошин, Россельхознадзор җитәкчесенең беренче урынбасары И.Н. Галиев, чик буе ветеринария контроле башлыгы М.Ф. Миндубаев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Р. Гадиев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Н. Петухов катнашында киңәшмә булып узды. Чараның көн тәртибендә: техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү темасы иде. Докладлар тәмамлангач эшче төркем «Востокзернопродукт» ААҖ хуҗалыгына барды. Авыл хуҗалыгы техникасын карау барышында техниканың 80% өлеше кыр эшләренә әзер булуы ачыкланды.

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International