ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегендә Zoom онлайн-сервисын кулланып гражданнарны видеоконференция режимында кабул итү уздырылды, чара барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә һәм исәпкә алу, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аларны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.

2020 елның 22 октябрендә Спас муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде.

Эш графигы нигезендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ГлафСтрой»ҖЧҖ оешмасында чираттагы мәртәбә техник карау уздырылды.

22 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге, башкарма комитет тарафыннан расланган комиссия составында, җәмәгать урыннарында гражданнар тарафыннан районда яңа коронавирус инфекциясе таралуын чикләү таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча уздырылган рейдта катнашты.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

22 октябрьдә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ, AII, В, С, D, Е» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең юл картасы нигезендә, үзйөрешле техниканы һәм аңа тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатларында 2020 елның 21 октябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд уздырылды.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Районның авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы вәкилләре традицион алдынгылар слетына җыелды. Хезмәт бәйрәмен үткәрү урыны Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты булды.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 октябрендә Алексеевск аграр көллиятенең Яңа Чишмә филиалында тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен кабат имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 6 кеше кертелде, һәм барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды, алар таныклыклар алачак.

Хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую эше дәвам итә. 2020 елның 15 октябрендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерде.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген, 19 октябрь көнне, Лаеш техник-икътисад техникумы базасында укучылар «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International