Бүген Кайбыч муниципаль районында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс-кабул итү узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге вәкиле, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, Кайбыч районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында техниканың әзерлеген тикшерде.
Чара барышында азык җыю техникасы каралды. Урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы, урып-җыюда эшләүчеләрне стимуллаштыру мәсьәләләре каралды.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урында – «Кубня» А/ф ҖЧҖ, икенче урында – «Туган Як-Агро» А/ф ҖЧҖ һәм «Подберезье» А/Ф, өченче урында – «Золотая Нива» агрофирмасы ҖЧҖ.
Соңыннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов азык җыю техникасын әзерләгәндә катнашкан җитәкчеләргә, механизаторларга һәм белгечләргә рәхмәт белдерделәр һәм урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлауларын теләделәр.
М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.