Арча муниципаль районында азык җыю эшләрен уздыру өчен техниканың әзерлеге тикшерелде

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

2021 елның 22 нче маенда Арча районы техникасының азык әзерләү буенча әзерлеген җитәкчесе – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы буенча инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Х.Габбасов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М.Гатиятов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.И. Абдуллин, «Россельхозцентр»  ФДУ Татарстан Республикасы идарәсенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Г.Г. Мортазин, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Г.Г. Касыймов, механикалаштыру буенча консультант Р.Р.Шакирҗанов, урыннардагы хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләр катнашындагы комиссия тикшерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү буенча әзерлегенә бәя бирелде. Нигездә тикшерелгән предприятиеләр терлек азыгы әзерләү эшләренә әзер. Шулай ук бетерү өчен җитешсезлек урыннары да күрсәтелде. Терлек азыгы җыю техникасына күрсәтмәле техник карау уздырылды.

Комиссия сусыл азыклар, печән һәм салам әзерләү комплексларының, сенаж-силос чокырларының әзерлеген тикшерде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешенә, азык җыю техникасының куркынычсыз эксплуатацияләнүенә, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырылуына, техник документацияне исәпкә алу һәм алып бару эшләренә махсус игътибар бирелде.

Әзерлекне бәяләү нәтиҗәләре буенча алдынгылар билгеләнде: беренче урында – «Казанка» АФ ҖЧҖ, икенче урында – «Северный» АХП ҖЧҖ һәм «Возрождение» АФ ҖЧҖ, өченче урында – «Тукай» ҖЧҖ, «Игенче» АҖ ҖЧҖ, «Заря» АФ ҖЧҖ.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International