Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов һәм белгечләр, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Ирек Солтанбәков составындагы комиссия районның 7 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Визит барышында терлек азыгы җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеге, хезмәт сагы таләпләрен үтәү тикшерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Апас –Мол» ҖЧҖ «Горбунов» бүлекчәсенә бирелде, икенче урында – «Нур» АХП» ҖЧҖ, өченчедә – «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ һәм «Табар» АХП ҖЧҖ.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.