Саба районында азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итү конкурсы

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Саба районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2021 елгы терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген кабул итү буенча конкурс булып узды.

Район хуҗалыкларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында күчмә комиссия эшләде. Алар тарафыннан азык әзерләү техникасының азык әзерләү буенча алдагы эшкә әзерлеге бәяләнде, аның нәтиҗәләре катнашучыларда уңай хис-кичерешләр калдырды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урында – «Игенче» ҖЧҖ, икенче урында – «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ, өченче урында – «Нырты» АХП ҖЧҖ.

 

 

Хәмит Нәзиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International