Терлек азыгы җыю техникасының әзерлеге буенча конкурс узды

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

28 майда Минзәлә районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс уздырылды. Район хуҗалыкларының әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов җитәкчелегендә, район башлыгы А.Ф.Сәлахов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе катнашындагы комиссия бәяләде.

Комиссия терлек азыгы җыя торган комбайннарның һәм печән чаба торган машиналарның, башка төрле тагылма техниканың торышын тикшерде, хезмәт сагы таләпләренең һәм үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен карады.

«Заиковский» ҖЧҖ һәм «Калмурзино» ҖЧҖ хуҗалыклары югары дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте.

          

 Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International