«Нурлат аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «С» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. 27 кешедән имтиханда 20 кеше катнашты, теоретик өлешен 10 кеше тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы үтте. Имтихан кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына ия булу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханны яңадан биреп карау көне 7 көннән иртәрәк булмаган чорга билгеләнде. Имтиханны тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.