Әгерҗе районында терлек азыгы җыю техникасын әзерләү буенча конкурс узды

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

2021 елның 28 маенда Әгерҗе районында Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы И.Н.Галиев җитәкчелегендә, Әгерҗе районы башлыгы А.Р.Вәлиев, районның Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Г.Гатауллин, Казан ДАУ ЮББ ФДБМУ инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Е.Н.Иванов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов, ПМО җитәкчесе Ф.Г.Йосыпов, агросәнәгать комплексы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы комиссия терлек азыгы әзерли  торган техниканың әзерлеге буенча конкурс уздырды. Эшне башлап җибәрер алдыннан район башлыгы А.Р.Вәлиев комиссиягә һәм җыелган механизаторларга һәм белгечләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барысына да сәламәтлек, аварияләрсез эшләргә һәм уңышлар теләде. Комиссия районның биш хуҗалыгында булды. 1 нче урынны «Навруз» ҖЧҖ алды, 2 нче урында – «Назяр» ҖЧҖ һәм өченчедә – «С.-Омга» ҖЧҖ.

           

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International