Яңа Чишмә муниципаль районында азык әзерләү техникасын кабул итү конкурсы булды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе А.Г. Хисаметдинов җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары И.Н.Ногманов, Яңа Чишмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.В. Хисмәтуллин, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш белгечләре катнашындагы комиссия районның авыл хуҗалыгы оешмаларында азык җыю техникасының, сенаж траншеяларының, үлчәү җайланмаларының әзерлеген тикшерде. Барлык механизмнарны эшләтеп карау юлы белән, үзйөрешле чапкычларның һәм азык җыю комбайннарының техник торышы, янгын сүндерү җайланмалары һәм медицина аптечкаларының булу-булмавы тикшерелде. Хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре җиткерелде. Хуҗалыкларның җитәкчеләре азык әзерләү эшләрендә хезмәткә түләү рәвеше белән таныштырды.

      Тикшерү йомгаклары буенча комиссия Скоков Н.А. крестьян-фермер хуҗалыгы, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Закрома» ҖЧҖендә техниканың һәм агрегатларның әзерлеген югары бәяләде.

     Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International