Бөгелмә муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында 2021 елда терлек азыгы әзерләү буенча азык әзерләү техникасы һәм азыксаклагычлар буенча конкурс үткәрелде. Тикшерү вакытында комиссия составында министр урынбасары Р.Р. Хәбипов, Казан ДАУ ЮБ ФДБМУнең машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы доценты А.В.Матяшин, муниципаль район ягыннан авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе И.К. Исмәгыйлев, механикалаштыру буенча консультант Н.О. Краснов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе С.А.Попов катнашты. Конкурска районның агросәнәгать комплексының әйдәп баручы 4 хуҗалыгы гариза биргән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлек дәрәҗәсен 100 бал системасы буенча бәяләде. Нәтиҗәдә, җыелган баллар суммасы буенча «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ лидер булып танылды.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.