ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2021 ел
шимбә

«Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышлары шимбә көнне, 13 февральдә, Татарстан Республикасының күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында старт алды.


12
февраль, 2021 ел
җомга

11 нче февральдә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С», «Е» Һәм «D» категорияләре буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен, кар чанасы (снегоход) сезоны кызган чорда Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары ЮХИДИ бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә, «Снегоход» профилактик операциясен үткәрә.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе узды.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 8 февралендә «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺББУ базасында «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына 19 кеше имтихан тапшырырга тиеш иде.

2021 елның 7 февралендә, «Снегоход-2021» операциясе кысаларында, кар чаналарын кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд үткәрелде.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе, Югары Ослан һәм Азнакай районнары буенча бүлек җитәкчеләре, квалификация күтәрү максатларында, «Халык белән хезмәттәшлек. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү» программасы буенча 2021 елның 3 февраленнән 5 февраленә кадәр Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенә укуга юнәлдерелде.

Агымдагы елның 4 февралендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукын алу өчен квалификация имтиханы узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге инженерлык хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм алдынгы технологияләр нигезендә авыл хуҗалыгын үстерү масштабларын киңәйтү максатларында 2021 елның 5 февралендә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерларының «Көзге-кышкы ремонтны оештыру, авыл хуҗалыгы техникасын 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү һәм аның сакланышын тәэмин итү турында» дигән кыска сроклы квалификация күтәрү чарасы оештырылды.

2021 елның 5 февралендә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе М.М. Галимуллин белән берлектә, Саба районы территориясендә сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында битлек режимы үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International