11 нче февральдә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С», «Е» Һәм «D» категорияләре буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнар ике этапта узды: теория һәм практика өлешеннән тора иде. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш трактородромда үткәрелде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган һәм тиешенчә белем алган затлар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.