Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе ведомствоның 2020 елдагы эшчәнлеге һәм 2021 елга планнары турында булды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов та катнашты.

Пленар утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, быел Татарстанда беренче зур агротехнология күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачты.

Ике зур күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200 артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен тәкъдим итте. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен дә үз эченә алды: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьләр, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җиһазлар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерлары продукциясе һәм башкалар.

Авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары бүлегендә туфракны эшкәртү, чәчү, чәчүлекләрне эшкәртү, урып-җыю, эшкәртү һәм сортировкалау буенча алдынгы технологияләр тәкъдим ителгән иде. «Үсемлекчелек» блогында орлыкчылык, тукландыру һәм үсемлекләрне яклау, туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм сугару процесслары өлкәсендәге комплекслы чишелешләр күрсәтелде.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм кунакларны агросәнәгать комплексының санлы карарларының масштаблы экспозициясе белән таныштырдылар. «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин аграрийлар өчен «Агрополия» бердәм мәгълүмат платформасын тәкъдир итте, анда реаль вакытта авыл хуҗалыгы тармагының аналитик мәгълүматлары тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов порталны хуҗалыклардагы язуларны анализлау һәм күрсәткечләрне арттыру хисабына инструментлар белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Ел саен чара авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр алуда, үз продукцияңне һәм эшләнмәләрне презентацияләүдә, шулай ук инвесторларның игътибарын җәлеп итүдә мәнфәгатьле меңләгән агробизнес вәкилләрен бер мәйданга җыя.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепциядә – «Хронологик чылбыр» буларак бирелә, аның кысаларында агросәнәгать комплексының барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International